КАРАР «___» _______ 2023 ел № _____ 2023 елның язгы-җәйге чорында Татарстан Республикасы муниципаль районы авыл җирлекләре торак пунктларында, бакчачылык ширкәтләрендә һәм авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын көчәйтү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

 

«___» _______ 2023 ел                      Яр Чаллы ш.                                       № _____

 

 

2023 елның язгы-җәйге чорында Татарстан Республикасы муниципаль районы авыл җирлекләре торак пунктларында, бакчачылык ширкәтләрендә һәм авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын көчәйтү турында

 

Янгыннар аркасында барлыкка килгән катлаулы хәлләргә әзерлекне арттыру, фаҗигале нәтиҗәләрне кисәтү һәм муниципаль районның торак пунктларын, объектларын, предприятиеләрен һәм учреждениеләрен 2023 елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорына вакытында әзерләү максатыннан,

 

КАРАР БИРӘМ:

 

  1. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенеӊ күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенеӊ Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгыА.А. Сухорукның 2023 елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгыннар аркасында булган хәлләр турында мәгълүматын исәпкә алырга.
  2. Муниципаль районның Башкарма комитеты Җитәкчесенә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм бакчачылык һәм яшелчәчелек оешмалары идарәсе рәисләренә торак пунктларда һәм ведомство карамагындагы объектларда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итүне оештырырга тәкъдим итәргә. Бу максатлар өчентүбәндәгеләрне оештырырга:

- ирекле янгын формированиеләре составында янгыннарны кисәтү эшенә халыкны җәлеп итү өчен кирәкле шартлар тәэмин итү;

- авыл җирлекләре территориясендә урнашкан утар кишәрлекләрендә һәм корылмаларында беренчел янгын сүндерү чараларын булдыру;

- торак пунктларны һәм бакчачылык җәмгыятьләрен янгынга каршы тышкы су чыганаклары белән тәэмин итү;

- «Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге 1479 номерлы карары нигезендә торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре, терлекчелек фермалары, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү биналары территорияләрен җыелган янучан чүп-чардан, калдыклардан һ.б. чистартуны контрольдә тоту һәм оештыру.

  1. Муниципаль районның авыл җирлекләре башлыкларына һәм хуҗалыклары җитәкчеләренә кешеләрне, мөлкәтне эвакуацияләү, янгыннарны сүндерү буенча беренчел чаралар күрү, Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче янгын-коткару отрядының шәһәр бүлекчәләре һәм Татарстан Республикасы Янгынга каршы хезмәтнең аерым постлары килеп җиткәнче, машина йөртүчеләрнең һәм ирекле янгын формированиеләре муниципаль һәм объект бүлекчәләре әгъзаларының җылытыла торган гаражларда һәм җайлаштырылган биналарда, төзек янгын сүндерү һәм янгын сүндерүгә җайланган техника белән тәүлек әйләнәсе кизү торуын оештырырга тәкъдим итәргә. Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә (01, 112) җирле үзидарә органнарының һәм хуҗалыкларның ирекле (муниципаль) янгын сүндерү формированиеләренең сугышчан әзерлеге (атап әйткәндә, янгын һәм җайлаштырылган техниканың төзеклеге, машина йөртүче һәм ягулык булуы) турында мәгълүматныкөн саен тапшыруны шәхси контрольгә алуны тәкъдим итәргә. Янгын формированиеләре техникасын билгеләнеше буенча кулланмауны катгый тыярга.
  2. Район хуҗалыклары җитәкчеләренә, урып-җыюда сезонлы эшләр башкарганда, урып-җыю агрегатларын һәм техникасын беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүне тәкъдим итәргә.
  3. Муниципаль районның авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә,торак оешмалары һәм хуҗалык җитәкчеләренә, муниципаль районның энергия күзәтчелеге хезмәтләре һәм кызыксынган хезмәтләре вәкилләре белән берлектә, терлекчелек комплексының, кешеләр күп була торган объектларның янгынга каршы торышына комиссия тикшерүен оештырырга тәкъдим итәргә.
  4. Муниципаль районның авыл җирлекләре башлыкларына, хуҗалыклары җитәкчеләренә, мәгариф идарәсе башлыгына балалар, мәгариф, мәдәни-тамаша учреждениеләре, терлекчелек биналары объектларын тәүлек әйләнәсе саклауны, шулай ук әлеге объектларда җаваплы затларның кизү торуын тәэмин итүне тәкъдим итәргә.
  5. Районның торак-коммуналь предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә янгынга каршы тышкы су чыганаклары белән тәэмин итүне язгы тикшерүне оештырырга тәкъдим итәргә.
  6. Мәгариф идарәсе башлыгына уку барышында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү белән «Тормыш иминлеге нигезләре» дәресләрен үткәрергә һәм, яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары әгъзаларын җәлеп итеп, торак пунктларның торак секторында ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырырга тәкъдим итәргә.
  7. Авыл җирлекләре башлыкларына, Тукай муниципаль районының бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисенә, муниципаль районның торак оешмалары һәм хуҗалык җитәкчеләренә янгынга каршы пропаганда үткәрүне, шулай ук вазыйфаи затларны һәм яшәү урыны буенча халык арасында янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча аңлату эшләре алып баручы затларны янгын-техник минимум программасы буенча укытырга тәкъдим итәргә.
  8. Авыл җирлекләре башлыкларына, муниципаль районның торак оешмалары җитәкчеләренә, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре, Россия ГТХМ Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыкларына, Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең «Биклән», «Комсомолец», «Теләнче-Тамак» һәм «Күзкәй» аерым постлары хезмәткәрләрен, Ирекле янгын формированиеләренең муниципаль бүлекчәләре һәм Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарын җәлеп итеп, «Торак - 2023» операциясе кысаларында халык һәм хуҗалык хезмәткәрләре арасында, янгыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен кисәтү, автоном төтен янгын хәбәрчеләренең булуы һәм төзеклеге, шулай ук янгын куркынычсызлыгы чаралары турында хәбәр итү максатыннан, ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, спиртлы эчемлекләрне куллануга һәвәс затларга һәм имин булмаган гаиләләргә аерым игътибар биреп, 23 профилактик төркем составында эшне дәвам иүне тәкъдим итәргә.
  9. Әлеге карарны район оешмалары һәм ведомстволары җитәкчеләренә җиткерергә.
  10. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  11. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

 

Район Башлыгы                                                                                      Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.09 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International