КАРАР «15» апрель 2019 ел № 1377 Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«15» апрель 2019 ел                 № 1377

 

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет турында нигезләмәне раслау хакында

            

«Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар һәм медик-социаль экспертиза федераль учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтүләр сыйфатына бәйсез бәя бирүне камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 5 декабрендәге 392-ФЗ санлы Федераль закон, «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 21 июнендәге 55-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, гражданнарның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау максатында

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                            Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ __________________ карарына кушымта

 

 

 

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү буенча иҗтимагый совет турында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет (алга таба – сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет)Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) каршындагы киңәшмә органы булып тора, ул Татарстан Республикасында гражданнарның мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты, аларның эшчәнлеген камилләштерү турында мәгълүматтан файдалану хокукын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне карый, шулай ук әлеге нигезләмәдә каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

1.2. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советүз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль конституцион законнар, федераль законнар, Россия Федерациясе Президенты указлары һәм боерыклары, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарлары һәм боерыклары, муниципаль хокукый актлар, шулай ук әлеге нигезләмәгә таяна.

1.3. Мәдәният, мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен үз эченә алган сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет карары һәм аларның эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр, кергән көннән алып, бер ай эчендә Башкарма комитет тарафыннан  мәҗбүри каралырга, мәдәният, мәгариф өлкәсендә оешмаларныӊ эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар эшләгәндә һәм аларның җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләгәндәисәпкә алынырга тиеш.

1.4. Иҗтимагый совет әгъзалары үз эшчәнлекләрен җәмәгать башлангычларында алып баралар.

1.5. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советгражданлык җәмгыяте институтлары, дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең үзара кызыксынуы нигезендә үз эшен гамәлгә ашыра .

1.6. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советэшчәнлеге турында мәгълүмат ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – «Интернет» челтәре) урнаштырылырга тиеш.

1.7. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советнигезләмәсеБашкарма комитет тарафыннан раслана.

 

2. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советныӊ максатлары,

бурычлары һәм вәкаләтләре

 

2.1. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советныӊ төп максаты булып тора:

мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүче оешмалар һәм муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан,мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә муниципаль берәмлек бюджетларының бюджет ассигнованиеләре хисабынахезмәт күрәтүчебашка оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына иҗтимагый контрольне көчәйтү;

тиешле өлкәдә ачыклык, законлылык һәм профессиональлек принципларын үстерү.

2.2. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советныӊ бурычлары:

мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү;

мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

Башкарма комитет тарафыннан карарлар кабул иткәндә, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү;

мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлыгын арттыру.

2.3. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советүзенә йөкләнгән бурычлар чикләрендә:

сыйфатны бәйсез бәяләү үткәрелә торган оешмалар исемлеген билгели;

эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында документ проектларын, шулай ук Башкарма комитет белән мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат җыю һәм гомумиләштерүне гамәлгә ашыра торган оешма (алга таба - оператор) белән төзелә торган дәүләт контракты проектын карауда катнаша;

оператор биргән мәгълүматны исәпкә алып, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирә;

Башкарма комитетка мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын яхшырту турында тәкъдимнәр бирә.

 

3. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советсоставы

 

3.1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының иҗтимагый советы Башкарма комитет мөрәҗәгате буенча, әлеге мөрәҗәгать кабул ителгән көннән соӊ, бер айдан да соңга калмыйча, сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет формалаштыра һәм аның составын раслый.

3.2.Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советгражданнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатыннан оештырылган иҗтимагый оешмалар, инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре арасыннан формалаша.

3.3. Күрсәтелгән иҗтимагый совет тарафыннан муниципаль мәдәният һәм мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан һәм мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә муниципаль берәмлек бюджетларының бюджет ассигнованиеләре хисабына хезмәт күрәтүче башка оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирелә.

3.4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының иҗтимагый советы Башкарма комитетка әлеге органнар каршында оештырылган сыйфатны бәйсез бәяләү буенча совет составы турында хәбәр итә.

3.5. Башкарма комитетбәйсез бәя үткәрү буенча иҗтимагый совет составы расланган көннән соӊ 30 календарь көннән дә соӊга калмыйча,сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советның беренче утырышын оештыра, анда аның әгъзалары арасыннан сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе һәм рәис урынбасары сайлана. Карар ачык тавыш бирү юлы белән сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзаларының гомуми саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

3.6. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисен яисә рәис урынбасарын вазыйфасыннан азат итү турында мәсьәлә Тататарстан Республикасы иҗтимагый советы рәисе, Башкарма комитет Җитәкчесе мөрәҗәгате буенча, шулай ук сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе яисә рәис урынбасарының шәхси гаризасы яки сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзалары төркеме (сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзаларының гомуми саныннан кимендә биштән бер өлешен тәшкил иткән) тәкъдиме буенча сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет тарафыннан карала. Карар сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзаларының гомуми саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

3.7. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе иҗтимагый совет әгъзалары арасыннан җаваплы секретарьне билгели.

3.8. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет составыөч елга раслана.

Иҗтимагый советны яӊа срокка төзегәндә,составының өчтән бер өлеше үзгәртелә.

3.9. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет составына керергә мөикин:

дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре;

мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы иҗтимагый берләшмәләрвәкилләре;

мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләре (урынбасарлары) һәм хезмәткәрләре.

3.10. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет үз эшенә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый берләшмә һәм Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы вәкилләрен мондый бәя нәтиҗәләре турында фикер алышу һәм формалаштыру өчен җәлеп итә.

3.11. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзалары саны биштән ким булмаска тиеш.

3.12. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләре сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе карары нигезендә түбәндәге очракларда туктатыла: 

аңа Россия Федерациясенең җинаять-процессуаль законнарында билгеләнгән тәртиптә җинаять кылуда гаеп белдерү;

административ кулга алу рәвешендә аңа административ җәза билгеләү;

дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органы депутатына кандидат, җирле үзидарә органында сайлау вазыйфасына кандидат, ышанычлы зат яисә сәяси партия кандидатының вәкаләтле вәкиле сыйфатында, шулай ук аны Россия Федерациясендә референдум үткәрү буенча инициатив төркем составына кергән очракта теркәгәндә.

3.13. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләре түбәндәге очраклардатуктый:

вәкаләтләре срогы чыгу; 

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет составыннан чыгу турында гариза бирү;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет эшендә сәламәтлек торышы буенча катнаша алмавы;

аңа карата чыгарылган суд карары үз көченә керү;

закон көченә кергән суд карары нигезендә аны эшкә яраксыз яисә билгесез рәвештә югалган дип тану;

аның этик нормаларны тупас бозуы -сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзалары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителгән карар буенча;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышларының эшендә системалы (өч тапкырдан артык) катнашмау-сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзалары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителгән карар буенча;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе яисә рәис урынбасары күрсәтмәләрен нигезле сәбәпләрдән башка системалы (ике тапкырдан артык) үтәмәү - сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзалары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителгән карар буенча буенча;

Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасына, Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары дәүләт хезмәте вазыйфасына, муниципаль вазыйфага яки муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләнүе;

ике гражданлык алу;

Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылу.

3.14. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләрен туктату Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе карары нигезендә, сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзасының язма гаризасы яки сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе, урынбасарының күрсәтүе нигезендә, шулай ук әлеге нигезләмәнең 3.13 пунктында каралган хәлләрне ачыкланган очракта гамәлгә ашырыла.

 

4. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзаларыныӊ

хокуклары һәм бурычлары

 

4.1. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзасы хокуклы:

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмаларның эшчәнлеген бәяләү белән бәйле, Башкарма комитет инициативасы буенча уздырылган барлык чараларда катнашырга(федераль законнар нигезендә дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматлардан, шәхси мәгълүматлар һәм чикләнгән мәгълүматларны файдалану белән бәйлечаралардан тыш);

инициатив тәртиптә сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советка аналитик язмалар, докладлар һәм башка мәгълүмати-аналитик материаллар әзерләргә һәм җибәрергә;

рәис аша сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советның эш планына һәм аның утырышларын үткәрү тәртибенә тәкъдимнәр кертергә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышына көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне карауда катнашу өчен чакырылган затлар кандидатуралары буенча тәкъдимнәр кертергә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советтан чыгарга.

4.2. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советәгъзасы бурычлы:

рәис тарафыннан кушылган йөкләмәләрне үтәргә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советныӊ әлегенигезләмәдә каралган эш тәртибен белергә һәм үтәргә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышларында шәхсән катнашырга;

үзенә йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен, сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет тарафыннан төзелгән эксперт, эшче төркемнәр, комиссияләр, башка эш органнары эшендә катнашырга.

 

5. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советныӊ эш тәртибе

 

5.1. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет үз эшен утырышларындарәис тәкъдим иткән,расланган планнар һәм программалар нигезендә оештыра.

5.2. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советэшен планлаштыру аныӊ әгъзалары, рәисе һәм Башкарма комитет тәкъдимнәре нигезендә гамәлгә ашырыла.

5.3. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советутырышлары кварталга кимендә бер тапкыр уздырыла. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышларында кабул ителгән карарлар беркетмә белән рәсмиләштерелә.

5.4. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышлары,әгәр дә аларда әгъзаларының өчтән икесеннән дә ким булмаган өлеше катнашса, хокуклы санала.Иҗтимагый совет әгъзасы,утырышта шәхси катнашу мөмкинлеге булмаган очракта,көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча үз фикерен һәм тавышын,  алдан бу хакта рәискә яисә рәис урынбасарына хәбәр итеп,иҗтимагый советныӊ башка әгъзасына язмача, факсимиль яки электрон почта аша тапшырырга хокуклы.Утырышта катнашучылар санына үз тавышларын башка әгъзаларга бирүчеләр өстәлә.

Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет карарлары гади күпчелек тавыш белән кабул ителә.

5.5. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышларын аныӊ рәисе, ул булмаганда рәис урынбасары уздыра.

5.6. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советрәисе:

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет эшчәнлеге белән гомуми җитәкчелек итә;

утырышларны алып бара;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советәгъзаларыныӊ тәкъдимнәре нигезендә эш планнарын әзерли, шулай ук аларга үзгәрешләр кертә һәм сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советка раслау өчен тәкъдим итә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советутырышларын оештыра;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советутырышы көн тәртибен раслый;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советтәкъдимнәренә, беркетмәләренә һәм башка документларына кул куя;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советутырышын үткәрү вакытын һәм урынын билгели;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет эшчәнлеге, үзенә йөкләнгән максат һәм бурычлар  кысаларындасыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советәгъзаларына йөкләмәләр бирә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет исеменнән сораулар, тәкъдимнәр, җаваплар, аңлатмалар һәм мөрәҗәгатьләргә кул куя;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет эшчәнлеген тәэмин итү өчен башка функцияләрне башкара.

5.7. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе урынбасары:

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советрәисерәсми булмаган вакытта аныӊ функцияләрен башкара;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советутырышларын әзерләүне оештыра;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советутырышы көн тәртибен төзи һәм рәискә раслау өчен тәкъдим итә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советрәисе кушуы буенча сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

5.8. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советныӊ җаваплысекретаре:

утырышларга материаллар һәм карар проектларын әзерләүне оештыра;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзаларына утырыш үткәрү урыны һәм вакыты, көн тәртибе турында хәбәр итә, аларны кирәкле мәгълүмат-белешмә материаллар белән тәэмин итә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советның һәм Башкарма комитетныӊ хезмәттәшлеген тәэмин итә;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет эшчәнлеген документаль-техник яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыра;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышларының беркетмәләрен төзи һәм кабул ителгән карарларның үтәлешен контрольдә тота;

сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышларының көн тәртибен төзүдә катнаша.

5.9. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет әгъзалары, утырышларда тыңлауга һәм фикер алышуга мәсьәләләр әзерләү өчен, эшче, эксперт төркемнәргә һәм башка эшче органнарга берләшергә, рәис урынбасары белән килештереп, сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет составына кермәгән белгечләрне җәлеп итәргә мөмкин.

5.10. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет караган мәсьәләләр буенча белешмәләр һәм бәяләмәләр бирү өчен,сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет карары белән утырышка башкарма органнар,  коммерциясез оешмалар, фәнни учреждениеләр вәкилләре,экспертлар һәм башка белгечләр чакырылырга мөмкин. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет чакыруы буенча аныӊ утырышларында катнаша алалар.

5.11. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет каравына чыгарылганматериаллар утырыш билгеләнгән көнгә кадәр ун календарь көннән дә соңга калмыйчааныӊ урынбасарынатапшырылырга тиеш. Материалларны соңрак тапшыру сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе яки рәис урынбасары белән килештерелә.

5.12. Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет эшчәнлеген оештыру-техник яктан тәэмин итүне Башкарма комитет гамәлгә ашыра.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.96 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International