КАРАР «19»июль 2019 ел      № 3012 Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын раслау турында 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«19»июль 2019 ел                        Яр Чаллы                                 № 3012

 

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын раслау турында 

 

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елныӊ 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан,   «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елныӊ 2 ноябрендәге 880 санлы карары, Башкарма комитетныӊ 2018 елныӊ 6 августындагы «ТР Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» 3794 санлы карары нигезендә    

 

КАРАР БИРӘ:

  1. 1.      Расларга:
    1. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген җир кишәрлегендә урнашкан биналар, корылмалар милекчеләренә милеккә яки арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    2. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген гражданнарга һәм юридик затларга түләүсез файдалануга бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    3. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген даими (сроксыз) файдалануга бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    4.  Муниципаль милектәге җир кишәрлеген милеккә бушлай бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    5. Муниципаль милектә булган җир кишәрлеген шәхси торак төзелеше өчен гражданнарга милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    6. Муниципаль милектә булган җир кишәрлеген крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару өчен, гражданнарга һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    7. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген торак пункт чикләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен, гражданнарга милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    8. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген бакчачылык алып бару өчен, гражданнарга милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын. 
    9. Муниципаль милектә булган һәм арендага бирү өчен билгеләнгән күчемсез милек объектлары турында мәгълүмат бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    10. Күчемсез милек объектларына муниципаль милек реестрыннан өземтә бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    11. Муниципаль учреждениеләргә, муниципаль казна предприятиеләренә оператив идарә хокукында һәм муниципаль унитар предприятиеләргә хуҗалык алып бару хокукында муниципаль милекне рәсмиләштерү (беркетү) буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    12. Муниципаль торак фондының торак урыннарын гражданнар милкенә тапшырганда документлар рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    13. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына муниципаль милекне биләү һәм (яки) файдалануга тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    14. Җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе буенча җир кишәрлеге арендаторының хокукларын һәм бурычларын өченче затка тапшыруны килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    15. Муниципаль милекне арендалау шартнамәсенә, оператив идарә, түләүсез файдалану, хуҗалык алып бару шартнамәсенә үзгәрешләр кертү турында өстәмә килешү төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    16. Муниципаль милекне арендалауның гамәлдәге шартнамәсен өзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    17. Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    18. Территорияләрнең кадастр планында җир кишәрлегенең яки җир кишәрлекләренең урнашу схемасын раслау буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.   
    19. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген сатулар үткәрмичә арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    20. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген сатулар үткәрмичә сату буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    21. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген сатулар үткәрмичә арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    22. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген аукцион формасында үткәрелә торган сатуларда сату юлы белән милеккә бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    23. Муниципаль милектә булган җирләрне һәм (яки) җир кишәрлекләрен һәм шәхси милектә булган җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында килешү төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    24. Муниципаль милектәге җир кишәрлегенә карата сервитут билгеләү турында килешү төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын. 
    25. Җир кишәрлеген бер категориядән икенче категориягә күчерүне килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    26. Җир кишәрлегеннән даими (сроксыз) файдалану хокукын туктату буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    27. Җир кишәрлеген арендалау шартнамәсенә үзгәрешләр кертү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    28. Муниципаль берәмлек мөлкәтен сатуларны үткәрмичә түләүсез файдалануга тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    29. Муниципаль милектән түләүсез файдалану хокукына килешү төзү хокукына сатулар нәтиҗәләре буенча муниципаль милектән түләүсез файдалану шартнамәсен төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    30. Җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    31. Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 маддәсе нигезендә җир кишәрлекләрен түләүсез алу хокукына ия гражданнар исемлегенә кертү һәм гражданнарга өлешле милеккә түләүсез җир кишәрлекләре бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын. 
    32. Муниципаль милектә булган җирләрдән яки җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    33. Аерым максатларда ачык сервитут билгеләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    34. Җир кишәрлекләрен милеккә түләүсез алу хокукына ия булган затларны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    35. Элек хосусыйлаштырылган торак биналарны муниципаль милеккә кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    36.  Муниципаль казнага кергән мөлкәтне арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    37. Муниципаль мөлкәт реестрына керүче муниципаль мөлкәтне арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.
    38. Коммерциясез бакчачылык ширкәтләре һәм коммерциясез яшелчәчелек ширкәтләре әгъзасы булган гражданга җир кишәрлеген милеккә түләүсез  бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең «Үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 19 маендагы 1716 санлы карарын, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең «Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» 2019 елның 8 февралендәге 320 санлы карарын гамәлдән чыгарырга.

3. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм ТР хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручыга йөкләргә.

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                         Л.Г. Авзалов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.72 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International