КАРАР 20.10.2023 ел № 3526 ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Березка» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

20.10.2023 ел                                    Яр Чаллы ш.                                         № 3526

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Березка» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Березка» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 1 кушымта нигезендә расларга.

2. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Березка» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Карарның гамәлдә булуы 2023 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 21 ноябрендәге 3551 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

Муниципаль район Башкарма комитетының 2023 елның 20.10.

3526 номерлы карарына 1 кушымта

 

2023 елның 1 октябреннән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Березка» балалар бакчасы буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә бәяләр прейскуранты 

 

Хезмәтнең исеме

Хезмәт бәясе (сум)

Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы

1

«Шахмат әлифбасы»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

2

«Яз, укы»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

3

«Бер баскыч, ике баскыч»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

4

«English is fun»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

5

«Тылсымлы буяулар илендә»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем

бирү учреждениесе - «Березка»

балалар бакчасы мөдире                                       _____________ Г.И. Шәрипова

 

 

«Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт

күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе урынбасары        _____________ Р.Р. Йосыпова

 

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Березка» балалар бакчасы тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта  

 

 

 

  1. «Шахмат әлифбасы» - программа мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес интеллектын үстерүгә, балаларны барлык психик процессларны: игътибарны, хәтерне, фикерләүнең барлык формаларын, шулай ук күзаллауны һәм максатчанлыкны, карар кабул итүдә мөстәкыйльлекне үстерүгә ярдәм итүче шахмат уены нигезләренә өйрәтүгә юнәлтелгән. Әлеге хезмәт 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (7 тәрбияләнүче).
  2. «Яз, укы» - балаларны мәктәпкә әзерләү (сөйләм үстерү, грамотага өйрәтү). Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (15 тәрбияләнүче).
  3. «Бер баскыч, ике баскыч» - балаларны мәктәпкә әзерләү (математик күзаллауларны үстерү). Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (11 тәрбияләнүче).
  4. «English is fun» - сөйләм күнекмәләрен үстерүгә, тел мохитенә чумуга һәм чит телне өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлтелгән. Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (14 тәрбияләнүче).
  5. «Тылсымлы буяулар илендә» - балаларның сәнгать-иҗат сәләтләрен, вак моториканы, традицион булмаган сурәтләү техникасы аша үстерү. Әлеге хезмәт 4 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (18 тәрбияләнүче).

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем

бирү учреждениесе - «Березка»

балалар бакчасы мөдире                                   _____________ Г.И. Шәрипова

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.57 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International