ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
20.10.2023 ел Яр Чаллы ш. № 3527
ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Кызыл калфак» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Кызыл калфак» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 1 кушымта нигезендә расларга.
2. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Кызыл калфак» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.
3. Карарның гамәлдә булуы 2023 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Муниципаль район Башкарма комитетының 2023 елның 20.10.
3527 номерлы карарына 1 кушымта
2023 елның 1 октябреннән ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Кызыл калфак» балалар бакчасы буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә бәяләр прейскуранты
№ |
Хезмәтнең исеме |
Хезмәт бәясе (сум) |
Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы |
1 |
«Кызыклы инглиз теле» |
400,00 |
Айга 1 тапкыр (4 дәрес) |
2 |
«Шахмат патшалыгында» |
400,00 |
Айга 1 тапкыр (4 дәрес) |
ТР Тукай муниципаль районы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә
белем бирү учреждениесе - «Кызыл калфак»
балалар бакчасы мөдире _____________ З.Ю. Әхкәмтдинова
«Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт
күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе урынбасары _____________ Р.Р. Йосыпова
ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Кызыл калфак» балалар бакчасы тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта
Әлеге хезмәт 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 53,10 кв.м, балалар саны - 9.
Дәресләр атнага бер тапкыр үткәрелә.
Әлеге хезмәт 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 53,10 кв.м, балалар саны - 10.
Дәресләр атнага бер тапкыр үткәрелә.
ТР Тукай муниципаль районы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем
бирү учреждениесе - «Кызыл калфак»
балалар бакчасы мөдире _____________ З.Ю. Әхкәмтдинова