ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«____» ___________2023 ел Яр Чаллы № ____
«2021 елга ведомство карамагындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү нигезләмәсен һәм еллык планын раслау турында» карарга үзгәрешләр кертү хакында
«Татарстан Республикасында хезмәт законнарының һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә ведомство контроле турында» 2009 елның 27 ноябрендәге 100-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының (алга таба – 100-ТРЗ номерлы Закон) 4 статьясы 3 пункты нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ «2021 елга ведомство карамагындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү нигезләмәсен һәм еллык планын раслау турында» 2021 елныӊ 23 мартындагы 866 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Карар исемендә «...2022 елга» сүзләрен «...2023 елга» сүзләренә алыштырырга.
1.2. 2023 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ведомство буйсынуындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү планын 2 кушымта нигезендә яӊа редакциядә бәян итәргә
1.3. Комиссия составыннан чыгарырга:
- Ә.З. Сабировны;
- Р.Ф.Нигъмәтуллинаны;
- И.И. Шиһабетдиновны.
1.4. Комиссия составына кертергә:
– Низамиева Эльмира Роберт кызын – «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы;
- Хәбетдинова Гүзәлия Фаяз кызын – укыту эше буенча башлык урынбасары;
- Потеев Мансур Али улын – «Тукай район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы.
2. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына 3 кушымта
Ведомство контроле буенча чаралар үткәрүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге
Комиссия рәисе:
Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе;
Комиссия әгъзалары:
2023 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ведомство буйсынуындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү планы
Тикшерүләр үткәрү максаты: 2022 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ведомство буйсынуындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә ведомство контроле.
№
|
Ведомство буйсынуындагы оешманың исеме |
Ведомство буйсынуындагы оешманың урнашу урыны |
Тикшерү үткәрүнеӊ формасы (документар яки күчмә) |
Планлы тикшерү үткәрү чоры |
Тикшерү үткәрү срогы |
1 |
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
Тукай муниципаль районы, Иштирәк авылы, Үзәк ур., 116 Б. |
Документар |
2023 елныӊ IV кварталы |
20 эш көне |
2 |
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Комсомолец урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
Тукай муниципаль районы, Комсомолец пос., Школьная ур., 23. |
Документар |
2023 елныӊ IV кварталы |
20 эш көне |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына кушымта