ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«08» ноябрь 2023 ел Яр Чаллы ш. №3805
Кече Шилнә авыл җирлегендә җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү һәм аларда махсус сакланылучы территорияләр булдыру турында
Россия Федерациясе Җир кодексы, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, алардан файдалану һәм саклау тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 21 октябрендәге 2/11 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ
1. Кадастр номеры 16:39:000000:1837, мәйданы 77 761 кв. м, адресы (урнашу урыны тасвирламасы): Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Кече Шилнә авыл җирлеге; җирләр категориясе: сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшырулар, телевидение, информатика җирләре, космик эшчәнлекне тәэмин итү өчен җирләр, оборона, куркынычсызлык җирләре һәм башка махсус максатлы җирләр булган җир кишәрлеген Кече Шилнә авыл җирлегендә гражданнарның ялын, туризмын, физкультура-савыктыру һәм спорт эшчәнлеген оештыру өчен җирле әһәмияттәге махсус сакланучы территорияләр җирләренә кертергә.
2. Махсус саклана торган территория чикләрен кадастр номеры 16:39:000000:1837 булган җир кишәрлегенеӊ чикләренә туры килгән чикләрдә расларга.
3. Кече Шилнә авыл җирлегендә кушымта нигезендә җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территория төзергә.
4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ _____._____ _____ номерлы карарына кушымта