КАРАР «20» ноябрь 2023 ел №3901 «Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс 1 чират» объектын урнаштыру өчен Биклән һәм Иштирәк авыл җирлекләре территориясендә урнашкан территориягә карата капиталь төзелеш объектларын урнаштыру максатларында территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«20» ноябрь 2023 ел                                                                                         №3901

 

 

«Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс 1 чират» объектын урнаштыру өчен Биклән һәм Иштирәк авыл җирлекләре территориясендә урнашкан территориягә карата капиталь төзелеш объектларын урнаштыру максатларында территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге нигезендә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ

 

1. «Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс 1 чират» объектын урнаштыру өчен Биклән һәм Иштирәк авыл җирлекләре территориясендә урнашкан территориягә карата капиталь төзелеш объектларын урнаштыру максатларында территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башларга.

2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                            А.Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 584.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International