ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«20» ноябрь 2023 ел №3900
«Тукай муниципаль районы территориясендә «ВЛ 220 кВ Щелоков-Бегишево» объектын реконструкцияләү максатыннан территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елныӊ 3 ноябрендәге 3748 номерлы карарын гамәлдән чыгару хакында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә, «Сетевая компания» акционерлык җәмгыятенеӊ 2023 елның 15 ноябрендәге 165п-07-5314 номерлы мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә
КАРАР БИРӘ:
1. «Тукай муниципаль районы территориясендә «ВЛ 220 кВ Щелоков-Бегишево» объектын реконструкцияләү максатыннан территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елныӊ 3 ноябрендәге 3748 номерлы карарын гамәлдән чыгарырга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин