ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«20» ноябрь 2023 ел №3899
Кече Шилнә авыл җирлегендә 16:39:102402:906 кадастр номерлы җир кишәрлеге чикләрендә урнашкан «Мирный» дача поселогын планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Кече Шилнә авыл җирлегендә 16:39:102402:906 кадастр номерлы җир кишәрлеге чикләрендә урнашкан «Мирный» дача поселогын планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын эшли башларга.
2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин