КАРАР «15» 02 2024 ел № 492 Муниципаль район авыл җирлекләренең җирле билгеләнештәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары, авыл җирлекләре чикләреннән тыш урнашкан 8 бакчачылык ширкәтенә керү юллары исемлеген раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«15» 02  2024 ел                               Яр Чаллы                                        № 492

 

 

Муниципаль район авыл җирлекләренең җирле билгеләнештәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары, авыл җирлекләре чикләреннән тыш урнашкан 8 бакчачылык ширкәтенә керү юллары  исемлеген раслау турында

 

 

«Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 8 декабрендәге 257-ФЗ номерлы һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законнарны гамәлгә ашыру максатында,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Муниципаль район авыл җирлекләренең җирле билгеләнештәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары исемлеген» (1 кушымта), «Авыл җирлекләре чикләреннән читтә урнашкан 8 бакчачылык ширкәтенә керү юллары исемлеген» (2 кушымта) расларга.

2. «Муниципаль район авыл җирлекләренең җирле билгеләнештәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары, авыл җирлекләре чикләреннән читтә урнашкан 7 бакчачылык ширкәтенә керү юллары, «Түбән Кама» милли паркы территориясендә урнашкан сервитут юллары исемлеген раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2023 елныӊ 15 февралендәге 526 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.   

3. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                         А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.28 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International