ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«04» март 2024 ел Яр Чаллы шәһәре №602
Мәләкәс авыл җирлегендә 16:39:010601:1772 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан ызанлау проектын раслау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясы, 2024 елныӊ 28 февралендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә
КАРАР БИРӘ
1. Мәләкәс авыл җирлегендә 16:39:010601:1772 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан ызанлау проектын расларга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин