КАРАР «____» _________ 2024 ел № Күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар, 2024 елга Тукай муниципаль районы буенча торак бинаны карап тоткан өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән торак биналар милекчеләре өчен торак бинаны карап тоткан өчен түләү күләмен үзгәртүнең чик индексы турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«____» _________ 2024 ел                     Яр Чаллы                                     №

 

Күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар, 2024 елга Тукай муниципаль районы буенча торак бинаны карап тоткан өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән торак биналар милекчеләре өчен торак бинаны карап тоткан өчен түләү күләмен үзгәртүнең чик индексы турында

 

 

Россия Федерациясе Торак кодексының 158 статьясы 4 өлеше нигезендә, «Күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар, торак бинаны карап тоткан өчен түләү күләмен билгеләү турында карар, шулай ук мондый түләүне үзгәртүнеӊ чик индексларын билгеләү тәртибен билгеләү буенча карар кабул итмәгән торак биналар милекчеләр өчен торак бинаны карап тоткан өчен түләү күләмен билгеләү турында методик рекомендацияләрне раслау хакында» Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2018 елның 6 апрелендәге 213/пр номерлы карарыныӊ 4.1 пунктына таянып, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар, 2024 елга Тукай муниципаль районы буенча торак урынны карап тоткан өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән торак биналар милекчеләре өчен торак бинаны карап тоткан өчен түләү күләмен үзгәртүнең чик индексын 2024 елның 1 январеннан 2024 елның 31 декабренә кадәрге чорга 6 процент күләмендә билгеләргә.  
  2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә һәм 2024 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 344.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International