КАРАР «__28_»_05 2019 ел     №_33/5 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган мөлкәт исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль милекне (җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү тәртибен раслау турында» 13/11 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

КАРАР

 

«__28_»_05__________2019 ел                                              №_33/5_________                                                                     

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган мөлкәт исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль милекне (җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү тәртибен раслау турында» 13/11 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ санлы Федераль законның 18 маддәсе 4.1 өлеше, «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүне киңәйтү максатында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 июлендәге 185-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган мөлкәт исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль милекне (җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү тәртибен раслау турында» 13/11 санлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

исемендә һәм 1 пунктында «(җир кишәрлекләреннән тыш)» сүзләрен  төшереп калдырырга;

исемендә һәм 1 пунктында «(кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш)» сүзләрен  «(хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә итү хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш)» сүзләренә алыштырырга;

әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган мөлкәт исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль милекне (җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү тәртибендә:

исемендә «(җир кишәрлекләреннән тыш)» сүзләрен төшереп калдырырга;

исемендә «(кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш)» сүзләрен  «(хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә итү хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш)» сүзләренә алыштырырга;

1 пунктта:

«(җир кишәрлекләреннән тыш)» сүзләрен төшереп калдырырга;

«(кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш)» сүзләрен  «(хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә итү хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш)» сүзләренә алыштырырга;

түбәндәге эчтәлектәге 2 пункт өстәргә:

«2.1. Әлеге тәртипнең 3-14 пунктлары нигезләмәләре әлеге тәртипнең 1 пунктында күрсәтелгән исемлеккә кертелгән җир кишәрлекләрен арендага бирү белән бәйле хокук мөнәсәбәтләренә кагылмый.

Әлеге тәртипнең 1 пунктында күрсәтелгән исемлеккә кертелгән җир кишәрлекләрен арендага бирү тәртибе һәм шартлары  граждан законнары һәм җир законнары нигезендә билгеләнә.»;

11 пунктның беренче җөмләсендә «мөлкәтне арендалаучы» сүзләреннән соң «авыл хуҗалыгы кооперативлары булып торучы яки» сүзләрен өстәргә;

12 пунктта «кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелгән» сүзләреннән соң  «авыл хуҗалыгы кооперативлары булып торучы яки» сүзләрен өстәргә;

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.94 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International