КАРАР «29_»05.2019 ел     №33/7 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында нигезләмәне раслау хакында

КАРАР

 

«29_»05.2019 ел                                                                       №33/7

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында нигезләмәне раслау хакында

 

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ санлы Федераль закон, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы нигезендә, Тукай муниципаль районы Уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында нигезләмәне расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставында билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгарырга, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында  һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                   Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ «___»____________

_____ санлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында нигезләмә

 

1. Әлеге нигезләмә, муниципаль хезмәткәр сәламәтлегенә зыян килгән очракта, муниципаль хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча түләү очраклары, тәртибе һәм күләмнәрен билгели (алга таба – мәҗбүри дәүләт иминләштерүе).

2. Муниципаль хезмәткәрләрнең гомере һәм сәламәтлеге муниципаль хезмәткәр вазыйфасына билгеләнгән көннән алып муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгән көнгә кадәр исәпләнелүче муниципаль хезмәт үтү чоры дәвамында мәҗбүри дәүләт иминиятенә алынырга тиеш.

3. Мәҗбүри дәүләт иминияте буенча иминләштерүчеләр булып муниципаль  хезмәткәрләр муниципаль хезмәт үткән җирле үзидарә органнары һәм башка муниципаль органнар тора (алга таба – иминләштерүчеләр).

4. Мәҗбүри дәүләт иминиятен гамәлгә ашыруга лицензияләре булган иминият оешмалары мәҗбүри дәүләт иминияте буенча иминләштерүчеләр  булырга мөмкин.

Иминиятчене сайлап алу дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

5. Иминият килешүе иминләштерүче һәм иминләштерелүче арасында иминләштерелгән зат файдасына (файда күрүче) бер календарь елга  тәүлекнең 24 сәгате дәвамында иминият яклавы белән Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә төзелә.

Әлеге нигезләмәнең 7 пунктында күрсәтелгән иминият очраклары өчен иминият килешүендә иминиятче тарафыннан файда күрүче даирәсе билгеләнә.   

Иминият килешүендә иминләштерүче тарафыннан файда күрүче сыйфатында мәҗбүри рәвештә аталырга тиеш:  

иминләштерелгән затның үлем көненә аның белән теркәлгән никахта булган ире (хатыны);

иминләштерелгән затның ата-анасы (уллыкка алучылар), ата-анасы булмаган очракта – әбисе һәм бабасы, әгәр аны өч елдан ким булмаган вакытта тәрбияләгән һәм караган булсалар;

иминләштерелгән затның үги атасы һәм үги анасы – уллыкка алганда, әгәр алар аны биш елдан ким булмаган вакытта тәрбияләгән һәм караган булсалар;

иминләштерелгән затның 18 яшькә  кадәр балалары яки әлеге яшьтән зуррак балалары, әгәр алар 18 яшькә җиткәнче инвалид булсалар, шулай ук белем бирү оешмаларында (оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) укучылар, уку тәмамланганчы, әмма алар 23 яшькә җиткәнче;

иминләштерелгән зат опекасында булган кешеләр.

Файда күрүчеләрләр иминият килешүендә хезмәткәр тарафыннан иминләштерүче билгеләгән тәртиптә бирелгән мәгълүмат нигезендә күрсәтелә. Иминият килешүендә файда күрүчеләрләр күрсәтелмәгән очракта, файда күрүчеләрләр дип граждан законнарында билгеләнгән тәртиптә  иминләштерелгән затның варислары таныла.  

6. Муниципаль хезмәткәрне төзелгән иминият килешүенең гамәлдә булу срогы чыкканчы муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат итү күрсәтелгән муниципаль хезмәткәргә карата муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгән көннән килешүнең гамәлләре туктатылуга китерә. Күрсәтелгән нигез буенча муниципаль хезмәткәргә карата иминият килешүе гамәлдә булу вакытыннан алда туктатылган очракта, иминләштерүче муниципаль хезмәткәрне иминләштерү белән бәйле рәвештә түләнгән иминият премиясен әлеге нигезләмәнең 12 пунктында билгеләнгән тәртиптә иминият килешүенең гамәлдә булу вакытына пропорциональ өлешендә кире кайтара.  

7. Иминият очраклары булып тора:

1) иминләштерелгән затның муниципаль хезмәт үткән чорда, шулай ук, муниципаль хезмәт үткән чорда алынган имгәнү, травма алу яки авыру сәбәпле муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел дәвамында вафат булуы;

2) иминләштерелгән затка муниципаль хезмәт үткән чорда, шулай ук, муниципаль хезмәт үткән чорда алынган имгәнү, травма алу яки авыру сәбәпле муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел дәвамында инвалидлык билгеләнү ;

3) иминләштерелгән затның муниципаль хезмәт үткән чорда имгәнүе яки травма алуы;

4) иминләштерелгән затның муниципаль хезмәткәрне биләгән вазыйфасыннан азат итү һәм сәламәтлек торышы буенча медицина бәяләмәсе нигезендә муниципаль хезмәттән азат итү, эшкә алучы вәкиле инициативасы буенча хезмәт контрактын өзү өчен нигез булган, инвалидлык билгеләү белән бәйле булмаган авыру алуы.

8. Иминләштерелгән затларга (файда күрүчеләргә) түләнә торган иминият суммаларының күләме муниципаль хезмәткәрнең үзе били торган муниципаль хезмәт вазыйфасы нигезендә айлык окладыннан һәм муниципаль хезмәткәрнең класс чины өчен айлык өстәмәдән торган айлык акчалата кереме окладыннан (алга таба – оклад) чыгып билгеләнә.

9. Иминият очраклары барлыкка килгәндә, иминият суммалары түбәндәге күләмнәрдә түләнә:

1) иминләштерелгән затның муниципаль хезмәт үткән чорда, шулай ук муниципаль хезмәт үткән чорда алынган имгәнү, травма алу яки авыру сәбәпле муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел дәвамында вафат булу очрагында – 26,25 оклад. Күрсәтелгән иминият суммасы файда күрүчеләргә бертигез өлешләрдә түләнә;

2) иминләштерелгән затка муниципаль хезмәт үткән чорда, шулай ук, муниципаль хезмәт үткән чорда алынган имгәнү, травма алу яки авыру сәбәпле муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел дәвамында инвалидлык билгеләнү очрагында:

I төркем инвалидына – 17,5 оклад;

II төркем инвалидына – 12,25 оклад;

III төркем инвалидына – 10,5 оклад;

3) иминләштерелгән зат муниципаль хезмәт узган чорда авыр имгәнү яисә травма алган очракта – 7 оклад, җиңелчә имгәнгән яисә травма алган очракта – 1,75 оклад. Тиешле иминият суммасы түләнә торган имгәнүләрне һәм травмаларны авыр яисә җиңелчә төргә кертү «Хәрби хезмәткәрләр, хәрби җыеннарга чакырылган гражданнар, Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту органнарының гади һәм башлык составы затлары, җинаять-үтәтү системасы учреждениеләренең һәм органнарының хезмәткәрләре гомерен һәм сәламәтлеген мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында» 1998 елның 28 мартындагы 52-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә билгеләнгән авыр яисә җиңелчә төргә кертелгән имгәнүләр (яраланулар, травмалар, контузияләр) исемлеге нигезендә гамәлгә ашырыла;

4) иминләштерелгән затның муниципаль хезмәткәрне биләгән вазыйфасыннан азат итү һәм сәламәтлек торышы буенча медицина бәяләмәсе нигезендә муниципаль хезмәттән азат итү, эшкә алучы вәкиле инициативасы буенча хезмәт контрактын өзү өчен нигез булган, инвалидлык билгеләү белән бәйле булмаган авыру алуы очрагында – 8,75 оклад.

Муниципаль хезмәтне үткән чорда йә муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел узганчыга кадәр медик-социаль экспертиза буенча федераль учреждениедә кабат таныклау узган вакытта иминләштерелгән затка инвалидлык төркеме күтәрелсә, иминият суммасы күләме яңа билгеләнгән инвалидлык төркеме буенча окладлар саны белән элеккеге инвалидлык төркеме буенча тиеш булган окладлар саны аермасы тәшкил иткән суммага арттырыла.

Әгәр иминләштерелгән затка иминият очрагына бәйле иминият суммасы түләнгән булса, әмма иминият очрагы кергән көннән алып ел дәвамында һәм шуңа турыдан-туры бәйле рәвештә аның сәламәтлеге какшаса яки ул вафат булса, элек түләнгән иминият суммасын (иминият суммаларын) чигереп, өстәмә иминият түләве башкарыла.

Һәр иминләштерелгән зат өчен түләнә торган иминият премиясенең күләме иминият килешүе белән билгеләнә һәм иминләштерелгән затның иминият килешүен төзү вакытына билгеләнгән окладының 8,75 процентыннан арта алмый.

10. Иминиятче мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча иминият суммасын түләүдән азат ителә, әгәр иминият очрагы:

1) иминләштерелгән затның суд тарафыннан билгеләнгән тәртиптә иҗтимагый куркыныч дип танылган гамәл кылуы аркасында булса;

2) иминләштерелгән затның алкоголь, наркотик яки агулы матдәләр белән исерүенә турыдан-туры бәйле булса һәм ул суд тарафыннан расланса;

3) иминләштерелгән затның үз сәламәтлегенә белә торып зыян китерүе яки иминләштерелгән затның үзенә кул салуы аркасында булса, һәм ул суд тарафыннан расланса.

Иминләштерелгән затның үлеме суд тарафыннан үзенә кул салуга китерүдән дип расланса, иминләштерүче иминият суммасын түләүдән азат ителми.

Иминият суммасын түләүдән баш тарту турында карар иминиятче тарафыннан кабул ителә һәм иминләштерелгән затка (файда күрүчегә) һәм иминләштерүчегә, күрсәтелгән баш тарту сәбәпләрен мәҗбүри рәвештә дәлилле нигезләп, иминият суммасын түләүне гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән вакыт эчендә язмача хәбәр ителә.

11. Иминият түләүләре иминләштерелгән затның (файда күрүченең) гаризасы һәм иминләштерүче тарафыннан тапшырылган, иминият очрагы барлыкка килүне раслый торган документлар нигезендә иминиятче тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Иминият түләвен гамәлгә ашыру турында карар кабул итү өчен кирәкле документларның исемлеге, аларны тапшыру һәм карау тәртибе иминият килешүе белән билгеләнә.

Иминият суммалары иминләштерелгән затларга башка төрле иминият килешүләре буенча тиешле суммаларга бәйсез рәвештә түләнә.

Иминият суммалары иминиятче тарафыннан иминләштерелгән затларга (файда күрүчеләргә) сумнарда түләнергә тиешле акчаларны иминият килешүендә билгеләнгән ысул белән күчереп түләнә.

Иминият суммаларын түләү күрсәтелгән түләү турында карар кабул итү өчен кирәкле документлар алынган көннән алып 10 көн эчендә башкарыла.

12. Иминият килешүенең гамәлдә булу чоры дәвамында иминләштерелгән затларның оклад күләмнәре, шулай ук аларның саны үзгәрсә, күрсәтелгән хәлләргә бәйле рәвештә алынып бетмәгән яки артык алынган иминият кертемнәре суммалары өстәмә түләнергә яисә кире кайтарылырга тиеш. Иминият шартнамәсен төзегән яклар килешүе буенча күрсәтелгән суммалар иминият килешүенең чираттагы гамәлдә булу чорында иминият кертемнәре күләмнәрен билгеләгәндә исәпкә алынырга мөмкин.

Иминият кертемнәрен иминләштерүче тарафыннан кертүнең дәвамлылыгы иминият килешүе белән билгеләнә.

13. Мәҗбүри дәүләт иминләштерүенә чыгымнарны финанслау муниципаль бюджет акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.85 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International