КАРАР  "29 " июль 2019ел   № вн/1  Тукай муниципаль районы Советының 2007 елныӊ 19 декабрендәге «Тукай муниципаль районының административ комиссиясе хакында нигезләмәне раслау турында» 19/4 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

КАРАР 

"29 " июль 2019ел   № вн/1 

 

Тукай муниципаль районы Советының 2007 елныӊ 19 декабрендәге «Тукай муниципаль районының административ комиссиясе хакында нигезләмәне раслау турында» 19/4 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Муниципаль һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»  2005 елныӊ 30 декабрендәге 144-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы, Тукай районы прокуратурасының 2019 елның 13 июнендәге  02-08-06 санлы таләбе, Тукай муниципаль районы Уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советының 2007 елныӊ 19 декабрендәге «Тукай муниципаль районының административ комиссиясе хакында нигезләмәне раслау турында» 19/4 санлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- нигезләмәнеӊ 1.5 пунктын төшереп калдырырга.

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                     Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 751.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International