РЕШЕНИЕ
КАРАР
29.09. 2019 ел № вн/4
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының
муниципаль милкен читләштерү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыру принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законныӊ 50, 51 маддәләре нигезендә Тукай муниципаль районы Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Муниципаль район Башкарма комитетына муниципаль милекне Россия Федерациясе федераль милкенә бушлай тапшыруны килештерергә:
- машина кую урыны белән административ-офис бинасы, гомуми мәйданы 1497,9 кв. м, кадастр номеры 16:52:020402:2889, урнашу адресы: Яр Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай исемендәге Яр Буе, 31А.
2. Район Башкарма комитетына әлеге карарныӊ 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыруны гамәлгә ашырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык иминлеге буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев