КАРАР «27» июня  2022 ел     № 22/2   Тукай муниципаль районының күчемсез муниципаль мөлкәтен алга таба    «Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге муниципаль милегенә тапшыру өчен читләштерү турында

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

«27» июня  2022 ел                                                                                               № 22/2

 

 

 

  Тукай муниципаль районының күчемсез муниципаль мөлкәтен алга таба    «Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге муниципаль милегенә тапшыру өчен читләштерү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьялары нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Муниципаль район Башкарма комитетына муниципаль мөлкәтне «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге милкенә түләүсез тапшыруны килештерергә:

- Түбәндәге адрес буенча урнашкан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Олы Шилнә авылында Заречная урамы буенча автомобиль юлы төзелеше: Татарстан  Республикасы, Тукай муниципаль районы, Олы Шилнә авылы, Заречная урамы буенча автомобиль юлы, беренчел баланс бәясе 109 512 672 (бер йөз тугыз миллион биш йөз унике меӊ алты йөз җитмеш ике) сум 00 тиен,  калдык бәясе 101 299 221 (бер йөз бер миллион ике йөз туксан тугыз меӊ ике йөз егерме бер) сум 60 тиен, кадастр номеры 16:39:102405:1658.

2. Тукай муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән мөлкәтне кабул итү-тапшыруны башкарырга.

3.  Муниципаль берәмлекләргә әлеге карар кабул ителгән көннән бер ай эчендә имзаланган мөлкәтне кабул итү-тапшыру актларын Тукай муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына җибәрергә тәкъдим итәргә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                      Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 529.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International