КАРАР «27» июнь 2022 ел      № 22/7 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм шәхси торак төзелеше өчен гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренең иң чик күләмнәрен билгеләү турында» Тукай муниципаль районы Советының 2021 елның 28 маендагы 11/3 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«27» июнь 2022 ел                                                                                      № 22/7

 

 

  • Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм шәхси торак төзелеше өчен гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренең иң чик күләмнәрен билгеләү турында» Тукай муниципаль районы Советының 2021 елның 28 маендагы 11/3 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

Җирләрдән оптималь файдалану һәм артык ваклануын булдырмау, гражданнарны җир кишәрлекләре белән тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы Тукай мунципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү, гамәлдәге законнарга туры китерү максатыннан, Россия Федерациясе Җир кодексына, Татарстан Республикасы Җир кодексына, «Шәхси ярдәмче хуҗалык турында» 2003 елның 7 июлендәге 112-ФЗ номерлы Федераль законга, Муниципаль берәмлек уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

Тукай муниципаль районы Советының 2021 елның 28 маендагы 11/3 номерлы карарына үзгәрешләр кертергә:

1. 2 пунктның беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарга арендага яки милеккә бирелә торган, шулай ук ызанлау нәтиҗәсендә барлыкка килә торган җир кишәрлекләренең чик (максималь һәм минималь) күләмнәрен билгеләргә.».

2. Түбәндәге редакциядәге 7.1 пунктын өстәргә:

«Әлеге карарның гамәлдә булуы шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм шәхси торак төзелеше өчен гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренең чик күләмнәрен билгеләү турында мәгълүмат кертелгән түбәндәге авыл җирлекләренеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә кагылмый:

- Тукай муниципаль районы Советының 2022 елның 21 мартындагы 19/8 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре;

- Тукай муниципаль районы Советының 2021 елның 23 апрелендәге 9/13 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре;

- Тукай муниципаль районы Советының 2022 елның 23 апрелендәге 9/14 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре.

3. Түбәндәге редакциядәге 7.2 пунктын өстәргә:

«Әлеге карарның гамәлдә булуы әлеге карарның үз көченә керү датасыннан соң расланган Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә туктатыла».

4. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карарны Тукай районының «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

6.      Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                             Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 897.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International