Йолдыз Кормашев - районныӊ беренче җитәкчесе, мɵгаллим, җәмәгать эшлеклесе



Йолдыз  Вәгыйзь улы Кормашев 1930 нчы елныӊ 5 нче ноябрендә Татарстан АССР районы Югары Лузы авылында туган. Үзенеӊ хезмәт юлын 1949 нчы елда ТАССРныӊ Яӊа Чишмә районы Югары Никитино авылында авыл китапханәсе мөдире, аннары, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соӊ, ТАССР ныӊ Ширәмәт районы Түбән Үрәтмә авылында укытучы булып эшләгән.

         1956 -1960 нчы  елларда Й.В.Кормашев Ширәмәт ВЛКСМ райкомыныӊ икенче секретаре, КПСС ныӊ Зәй райкомы инструкторы, Зәй районы Советы башкарма комитетыныӊ культура бүлеге мөдире, 1960 нчы елдан 11 ел дәвамында Зәй районыныӊ «Якты Йолдыз» колхозын җитәкләгән. Аннары Чаллы район Советы башкарма комитетыныӊ авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнгән. Шушы елларда инде аныӊ оста оештыручы, таләпчән җитәкче,энергияле һәм компетентлы белгеч икәне беленде дә.

          1972 нче елда Й.В.Кормашев Чаллы район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1976 нчы елдан Йолдыз Вәгыйзович партия эшендә була - Тукай партия райкомыныӊ беренче секретаре, аннары Алабуга шәһәре партия комитетыныӊ беренче секретаре.1988 нче елда Й.В.Кормашев Кама Аръягыныӊ иӊ зур булган «Кама»  агропромышленность комбинатын җитәкләде.Аныӊ катнашында һәм турыдан –туры җитәкчелегендә Тукай районыныӊ авыл хуҗалыгы продукциясе производствосы үсеп чыкты, Алабуга шәһәренеӊ яӊа инфраструктурасы барлыкка килде, Кама трактор заводыныӊ төзелеш мәйданнарында төзү эшләре алып барылды.

           Йолдыз Вәгыйзовичныӊ бөтен тормышы туган төбәккә чиксез бирелгәнлек үрнәге булып торды. Ул һәрчак җәмгыятькә бирелгәнлеге , хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылучанлыгы, кешеләргә таләпчәнлеге, шул ук вакытта хөрмәт белән каравы белән башкалардан  аерылып торды. Күпсанлы талантлы һәм перспективалы җитәкчеләр һәм белгечләр әзерләп, үсеп килүче буын белән үзенеӊ бай тәҗрибәсен уртаклашты.

         Й.В.Кормашевныӊ хезмәтен Ватан югары бәяләде.Ул Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагыныӊ өч ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, Татарстан АССР Югары Советы Президиумы, Татарстан Республикасы Почет грамоталары белән бүләкләнде.

Й.В.Кормашев республиканыӊ сәяси һәм җәмәгать тормышында да актив катнашты. Ике чакырылыш  Татарстан АССР Югары Советы депутаты булып сайлана.

    

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International