КАРАР 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар планы чорына Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

«КЕЧЕ ШИЛНӘ» АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ  ПРОЕКТ

 

 

КАРАР

 

 

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар планы чорына Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты турында

 

1 статья 

1. 2024 елга Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты керемнәренең гомуми күләмен                                  62 471,20 меӊ сум  итеп;

2) Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен                                62 471,20меӊ сум итеп;

3) Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты кытлыгын 0 сум итеп.

2. 2025 елга һәм 2026 елга Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) 2025 елга Кече Шилнә авыл җирлеге бюджет керемнәренең гомуми күләмен 63 822,1 меӊ сум, 2026 елга – 64 740,2 меӊ сум итеп;

2) Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен:

- 2025 елга 63 822,1 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны – 1 583,66 меӊ сум;

- 2026 елга 64 740,2  меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 3 213,77 меӊ сум күләмендә;

3) 2025 елга Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты кытлыгын 0 сум  һәм 2026 елга 0 сум  итеп.

3. Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын расларга:

- 2024 елга әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;

- 2025  һәм 2026 еллар планы чорына әлеге карарга 2 кушымта нигезендә.

 

2 статья

1. 2025 елның 1 январена Кече Шилнә авыл җирлеге эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

2. 2026 елның 1 январена Кече Шилнә авыл җирлеге эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

3. 2027 елның 1 январена Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ муниципаль эчке бурыч чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.   

 

3 статья

1. Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетында 2024 елга фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 3 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

2. Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетында 2025 һәм 2026 еллар планы чорына фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 4 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

4 статья

1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.10 маддәсе нигезендә Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле бюджетара субсидияләр күләмен расларга:

- 2024 елда – 500,2 меӊ сум;

- 2025 елда – 793,9  меӊ сум;

- 2026 елда 689,0 меӊ сум күләмендә.

 2. 2024 елда һәм 2025, 2026 еллар планы чорында Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына әлеге маддәдә каралган бюджетара субсидияләрне күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла. 

 

5 статья

Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.13 статьясы нигезендә Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан Тукай муниципаль районы бюджетына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертлар күләмен расларга: 

- төзекләндерү кысаларында авыл җирлекләре автомобиль юлларын карап тоту (юлларны кышкы чистарту) буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тапшыруга 2024 елга – 4000,0 меӊ сум, 2025 елда – 4000,0 меӊ сум, 2026 елда       4000,0  меӊ сум күләмендә;

- җирлек халкын мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ялны оештыру өчен шартлар тудыру буенча чараларны тәэмин итүгә төзелгән килешүләр буенча 2024 елга – 4174,0 сум, 2024 елга – 4174,0 меӊ сум, 2025 елга 4174,0 меӊ сум күләмендә.

2023-2025 елда бюджетара трансфертларны күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла дип билгеләргә. 

 

6 статья

1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.13 статьясы нигезендә чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен, Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан Тукай муниципаль районы бюджетына күчерелергә тиешле бюджетара трансфертлар күләмен

2024 елга – 40 344,5 меӊ сум, 2025 елга – 41 445,7 меӊ сум, 2026 елга 42 370,8 меӊ сум күләмендә расларга.

2. 2024-2026 елларда Тукай муниципаль районы бюджетына Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан әлеге статьяда каралган бюджетара трансфертларны күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла дип билгеләргә. 

 

7 статья

1. Кече Шилнә авыл җирлеге чыгымнарының ведомство структурасын расларга:

- 2024 елга әлеге карарга 5 кушымта нигезендә;

- 2025, 2026 еллар планы чорына әлеге карарга 6 кушымта нигезендә.

2. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне расларга:

- 2024 елга әлеге карарга 7 кушымта нигезендә;

- 2025, 2026 еллар планы чорына әлеге карарга 8 кушымта нигезендә.

3. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнарының максатчан статьялары (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программасыз юнәлешләре), бюджет чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре төркемнәре, бүлекләре, бүлекчәләре буенча бүлүне расларга:

- 2024 елга әлеге карарга 9 кушымта нигезендә;

- 2025, 2026 еллар планы чорына әлеге карарга 10 кушымта нигезендә.

4. Тукай муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2024 елга – 0 сум, 2025 елга – 0 сум, 2026 елда 0 сум күләмендә расларга.

 

8 статья

Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетында хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр күләмен 2024 елга – 402,2  меӊ сум; 2025 елга – 475,8 меӊ сум, 2026 елга 464,8 меӊ сум күләмендә расларга

 

9 статья.

2024 елда Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук авыл җирлегенеӊ җирле үзидарә органнары һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.

 

10  Статья

Кече Шилнә авыл җирлеге исеменнән төзелгән товарлар, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүгә муниципаль контрактлар нигезендә 2024 елда түләнергә тиешле муниципаль контрактлар өчен файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләренең калдыгы суммасыннан артмаган күләмдә, 2023 елда Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта, әлеге максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга юнәлдерелә.

 

11 Статья

Әлеге карарны Кече Шилнә авылы, Узәк урамы, 4А (административ бина) территориясендә урнашкан махсус стендларда игълан итәргә.

 

12 Статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык органнары төзелгән килешүләр нигезендә Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне гамәлгә ашыралар.

 

13 Статья

Әлеге карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

 

Тукай муниципаль районы

Кече Шилнә авыл җирлеге Башлыгы                                                                        А.Г. Даутов

pdf
Скачать текст
PDF, 710.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International