“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова тарафыннан 20 март көнне район хакимияте бинасының җыелышлар залында, район башлыгы Камаев Фаил Мисбахович катнашында, зур очрашу үткәреләчәк.

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова тарафыннан 20 март көнне сәгать 10.00. дә район хакимияте бинасының җыелышлар залында, район башлыгы  Камаев Фаил Мисбахович катнашында, зур очрашу  үткәреләчәк.  “Ак калфак” оешмасы татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында торучы оешма. Милләтебез язмышына битараф булмаган, туган телебез язмышы өчен борчылган, халкыбыз белән горурланып яшәгән  һәркемне бу очрашуда көтеп калабыз.

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы район бүлеге активистларының милли киемннән килүен үтенәбез.



Хөрмәт белән,
Резеда Гарипова
(8552)37-06-61, 89196271084

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International