«Вәгазьдә әниләрнең кадере, аларга хөрмәт һәм мәхәббәт турында тирән эчтәлекле сүзләр яңгырады. Кичәдә катнашучылар әниләргә багышланган догалар укыды, изге теләкләр теләде.
Бу чара барыбыз өчен дә олы бер сабак, күңелгә тынычлык һәм рәхмәт хисе өстәде. Барлык оештыручыларга, килгән кунакларга һәм әниләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез», - дип хәбәр итә Калмия авылыннан Ләйсирә апа Сахибҗанова.
