18 март – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне.Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре!Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Торак-коммуналь комплексы муниципаль районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларыннан берсе булып тора. Сезнең иңнәрегездә районыбызның нормаль тормышын тәэмин итү буенча зур җаваплылык йөге ята. Торак-коммуналь комплекс өлкәсе хезмәткәрләренең эштә тотрыклылыгы, һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең, больницаларның һәм мәктәпләрнең тормышына йогынты ясый.
Барлык торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар, һөнәри үсеш телибез, бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз!