Бәтке авылының 2628нче сайлау участогында сайлаулар электрон рәвештә бара. Биредә кәгазь бюллетеньнәр урынына сайлаучыларга штрих-кодлы электрон бюллетень бирәләр. Тавыш бирер алдыннан сайлаучылар тренажерларда өйрәнү узалар. 12.30 сәгатькә 646 сайлаучы тавыш биреп өлгерде инде. Барлыгы монда 1444 сайлаучы теркәлгән.