"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Теләнче- Тамак мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары ветеран укытучы Шәмсурый Хакимовна янында кунакта булдылар. Олы яшьтә булуына карамастан, Шәмсурый апа мәктәп белән элемтәсен өзми. Мәктәптә узган бәйрәм чараларында, очрашуларда еш катнаша ул.Балалар да аның янына бик теләп баралар, йорт- җирен тәртипкә китереп, карын көрәп, ишек алларын чистартып кайталар.