21 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Тукай районыннан тагын биш гаилә сертификатка ия булды.
Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле (2017 елның 1 гыйнварыннан) Тукай районында 2.557 сертификат тапшырылган. Шуларның 2268ы инде апа капиталыннан файдаланган. Бүгенге көндә аның күләме 453 026 сум тәшкил итә.