Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программалары хакында башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге баш белгече Любовь Колчерина чыгыш ясады. «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» федераль максатчан программасы һәм «Татарстанда гражданнарны торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме» республика программасы нигезендә әлеге өлкәдә эш 2018 елда да дәвам итә. Программаларның юнәлешләре күп төрле. Тукай районы авыл районы, аның да әле агросәнәгать районы булганлыктан, башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев тукайлыларның игътибарын төп дүрт программага юнәлтергә киңәш итә. Любовь Александровна да район активы алдында чыгыш ясаганда нәкъ шушыларга тукталды.