«Без Толстойны укыйбыз» дип исемләнгән әдәби кичә

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Калмия китапханәсендә балалар өчен «Без Толстойны укыйбыз» дип исемләнгән мавыктыргыч әдәби кичә үткәрелде. Укучылар бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлы белән танышты, аның әкиятләрен, хикәяләрен кычкырып укыды, әсәрләренең өзекләрен сөйләде. Балаларга Лев Толстойның мәсәлләре бик ошады, аеруча «Төлке белән Кәҗә», «Бака белән Арыслан» әсәрләрен яраттылар. Мәктәп китапханәсендә эшләүче Фәридә Адиятова Лев Толстой иҗатына күзәтү үткәрде. Әдәби кичәбез бик күңелле үтте, укучыларга да бик ошады. Бүгенге көндә дә язучының әсәрләре китап киштәләрендә тузанланып ятмый, аларны һаман да яратып укыйлар дигән нәтиҗәгә килдек чара барышында. Балалар кызыклы һәм файдалы мәгълүмәт алып, рәхмәт әйтеп таралыштылар

Энҗе Галиәхмәтова.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International