Тукай районы балалар фольклор коллективлары , Буа шәһәрендә узган "Моңлы тамчы" республика фестивалендә катнашты
Алтынчы тапкыр үткәрелүче фольклор фестивале республиканың 18 районыннан 300гә якын баланы җыйды. Рус, татар, чуаш, удмурт, мордва, мари, керәшен коллективлары йолаларын, гореф-гадәтләрен, уеннарын, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.
«Задоринки» -Кенәз мәдәният йорты (җитәкчесе Тузеева Т.Е.) , «Тамчы» - Кузкәй мәдәният йорты (җитәкчесе Әхмәтҗанова Г.З.)каршында эшләп килүче фольклор төрекемнәре уңышлы гына чыгыш ясады һәм дипломнар белән бүләкләнде
Башта 24 коллектив, бүленеп, Күл Черкене, Килдураз, Ырыңгы, Адав-Толымбай мәдәният йортларында чыгыш ясадылар, алар әзерләгән чараларда катнаштылар, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Чара Мәдәни үсеш үзәгендә гала-концерт белән төгәлләнде. Фестивальдә буалы колективлар да катнашты. Эстафета Әлмәт районына тапшырылы.