Калмия авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә эш урынына килгән яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Калмия авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Равил Әхәт улы Гарипов билгеләнде. Ул озак еллар дәвамында Тукай, Мөслим районнарында һәм Яр Чаллы шәһәренең Электротехниклар районында Эчке эшләр бүлекләрендә эшләгән, «Камгэсэнергострой» оешмасында икътисад иминлеген саклау бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып торган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International