Бәтке авылында гомер кичерүче,районда олы ихтирам казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган Бөек Ватан сугышы ветераны Главнов Петр Ивановичка 95 яшь тулды. Петр Ивановичны юбилее белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лейсан Шакирова, өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмагилова,район ветераннар Советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, социаль хезмәткәр Кадрия Закирова килде. Алар бу гаиләгә,юбиләргә бары тик иң изге,иң матур теләкләрен юлладылар ,истәлеклә бүләк тапшырдылар