Бәтке авылында гомер кичерүче,районда олы ихтирам казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган Бөек Ватан сугышы ветераны Главнов Петр Ивановичка 95 яшь тулды. Петр Ивановичны юбилее белән котларга килгән Тукай муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Мисбах улы Камаев , ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырды,аңа исәнлек ,тыныч көннәр һәм 100 яшьлек юбилейда очрашу теләде .Юбиләрне шулай ук, авыл җирлеге башлыгы М.Александрович та котлады, матур теләкләр җиткерде