17 апрельдә, иртәнге сәгать 8 дән көндезге 12гә кадәр Татарстан дәүләт теркәве уздыра торган идарә (Росреестр) республика буенча бердәм кайнар линия көнен үткәрә. Бу хакта Росреестрның Татарстан буенча идарә матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар линия җир законнарын бозу очракларына багышлана.
Казанлыларның сорауларына 8 (843) 255−25−71 телефоны аша Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм хокукларның физик затларга күчү бүлеге җитәкчесе Ильнур Галеев җавап бирәчәк.
Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) «Гражданнар мөрәҗәгате» — «Кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган.