«Без булдырабыз!» республикакүләм фестивале җиңүчеләре

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган XI «Без булдырабыз!» исемле республикакүләм җыр-сәнгать фестивалендә Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәбе укучылары    җиңү яулады . «Вокал-соло» номинациясе буенча Люда Веретенникова (җитәкчесе Ә. Йосыпова), «Хореография» номинациясендә Света Низамова (җитәкчесе Э. Гайфуллина), «Нәфис сүз» номинациясендә Сергей Иванов (җитәкчесе Э. Фәхриева) һәм «Калинка» кашыкчылар ансамбле (җитәкчеләре Ә. Йосыпова) беренче урыннарны яулап кайттылар. 

 

Әлмирә Йосыпова,
Теләнче Тамак авылы интернат-мәктәбенең музыка укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International