«Весенние проталины» дип исемләнгән вокаль-хор һәм традицион-иструменталь башкару буенча I халыкара конкурста Яңа Бүләк авылының мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Мизгел» курайчылар ансамбле (җитәкчеләре Нәзир Гыймазетдинов) «Музыкаль-инструменталь башкару» номинациясендә II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде .Курайчылар Айзат Якупов, Алмаз Бәдертдинов, Рәнис Ибраһимов, Әмир Мингалиев һәм Рәмис Садыйковка,әфәрин дип әйтәсе килә!