Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды

2018 елның 20 апреле, җомга

2018 елда Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә, Сабан туе 16-17 июньдә булачак.

Казанда һәм Чаллыда Сабан туе 23 июньдә булачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бәйрәм чараларын бу даталарда уздыру буенча оештыру эшләрен башкару йөкләнә.

Карарда җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга татар милли бәйрәме Сабан туен шушы көннәрдә оештыруда катнашу тәкъдим ителгән.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International