18 гыйнвардан алып 30 апрельгә кадәр районда Тукай марафоны оештырылды, Татарстан поселогы китапханәсендә дә марафонның йомгаклау чарасы узды .Марафон максаты – балаларны, яшүсмерләрне, өлкән абый-апаларны китап укуга тарту, яшьләрне милли мәдәният һәм туган тел кебек төшенчәләр белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү. Шагыйрь иҗатына багышлаган викторинада,кроссвордта куп төрле сораулар әзерләнгән иде һәм биремнәр тәкъдим ителде . Тукайның әсәрләрен балалар тагын бер кат исләренә төшерделәр,чарада бик теләп катнаштылар Фото