Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында бәйге үтте.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте,анда Мәләкәс мәктәбе төркеме 1 нче урынга лаек булды .Бәйге положениесе нигезендә, хокук бозуларны кисәтү буенча мәктәп отрядлары жюри хөкеменә отряд эшчәнлеген тәкъдир иттеләр, шулай ук уку программасы кысаларында законнарны белү буенча тест сорауларына җавап бирделәр. Отряд капитаны тәкъдим итәргә тиеш булган презентация балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру, үсмерләрнең күзәтүчесезлеген һәм алар катнашында хокук бозуларны кисәтү буенча эшне камилләштерү, укучыларны яшьтәшләре арасында законга буйсыну һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга катнашуга җәлеп итү кебек максатларны чагылдырырга тиеш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International