Авлаш авылында яшәүче Михаил Паладиевка 90 яшь тулды

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

22 апрель көнне Иштирәк авыл жирлеге,Авлаш авылында яшәүче  Паладиев Михаил Кирилловичка  90 яшь тулды  .Аны юбилее белән котларга Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты житәкчесенең  социаль сораулар буенча урынбасары Гөлнара Ганиева,район  ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимжан Зарипов  килде. Юбиләргә   Россия Президенты В.В. Путиннан котлау хатын , район җитәкчеләреннән  истәлекле бүләк тапшырылды.

 Михаил Кириллович-авылның зур хөрмәткә лаеклы кешесе. Сугыш елларының бар михнәтен кичереп тә, сынмый-сыгылмый яшәде,илебезгә хезмәт итте. Бугенге көндә дә ул, яшь буынга батырлык үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International