24 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Орган залында һәм "КАМАЗ"автомобильләр заводында маэстро Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театры Симфоник оркестры XVII Мәскәү пасхаль фестиваль кысаларында концерт курсәтте.Концертны Россия Дәүләт Думасы депутаты, думаның сәнәгать комитеты әгъзасы Әлфия Когогина ачып җибәрде. Чарада сәнәгать предприятиеләренең хезмәткәрләре,шулай ук Тукай,Әгерҗе,Минзәлә районнарының сәнгатьмәктәбе укучылары да чакырылган иде . Фото