Самара өлкә балалар китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле VIII Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты –сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән Түбән Суыксу китапханәсе дә читтә калмады,алар 1 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырды . Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр