Районның тыл ветераннары Казанга бәйрәмгә бара

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

8 май көнне районыбызның тыл ветераннары – Иске Байлар авылыннан Гыйльмеддин Шәйхеддинов, Кече Шилнәдән Әсхәр Нуриев һәм Яңа Бүләк авылыннан Рәшидә Мирсәетова Казанда республика күләмендәге Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чарада катнашачаклар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы әлеге чара 8 май көнне башкалабызның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уза, дип хәбәр итәләр район социаль яклау бүлегеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International