Гәндалиф Гыйләҗева -90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Түбән Сукысу авылында  яшәүче тыл хезмәтчәне,озак еллар буе    укытучы хезмәтен башкарган   Гыйләҗева      Гәндалиф Гыйләҗи  кызы  үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. 90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде.   Юбиләрне  олы юбилее белән район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары   Гөлнара Ганиева тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады.Шулай ук аны котларга  авыл җирлеге башлыгы Флер  Ихсанов, район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Исаев,район ветераннар оешмасы рәисе  Галимҗан Зарипов та килгән иде.   Алар Гәндәлиф апага   бәрәкәтле озын гомер теләп, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International