Кече Шилнә авылында гомер кичерүче Хрулькова Ираида Михайловнага 90 яшь тулды . Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Ганиева юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын,район хәкимияте исеменнән истәлек бүләге тапшырды.Авыл җирлеге башлыгы,район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипорв апага бәрәкәтле, сәламәт гомер,тыныч картлык теләделәр. Изге туган Җиребезгә Җиңү китерүдә үзләреннән зур өлеш керткән якташларыбызга без баш иябез.