Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә унар мең сум акча алачак

2018 елның 8 мае, сишәмбе

 

Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчаны 100 меңнән артык кеше алачак.

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә унар мең сум акча алачак. Бу хакта ТАСС Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән җиткерә.

 

"Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Россия Федерациясе гражданнары булган һәм даими рәвештә Россия Федерациясендә, Латвия Республикасында, Литва Республикасында һәм Эстония Республикасында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар алачак", - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Түләүләр турындагы тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин 6 майда имзалаган.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International