Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, бәйрәм уңаеннан, сугышта катнашкан һәр тукайлының өенә барып, аларның хәлләрен белеште, бәйрәм белән котлады,

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Хәзерге вакытта Тукай районында сугышта катнашкан 20 ветеран яши. Аларның саны елдан-ел кими бара. Әлеге 20 ветеранның кайберләре инде урын өстендә генә ята, үз аягында йөреп торучылар да бар. Шулай да һәрберсе бүгенге көндә якыннарының җылы карашына, яхшы тәрбиясенә, җитәкчелек тарафыннан кадер-хөрмәткә мохтаҗ. Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, бәйрәм уңаеннан, сугышта катнашкан һәр тукайлының өенә барып, аларның хәлләрен белеште, бәйрәм белән котлады, Республика һәм район җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеевтан бүләкләр, котлау открыткалары тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International