« Әхлак һәм толерантлыкны үстерү» дигән темага дәрес үткәрде.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

7 май 2018 ел Тукай муниципаль районындагы  халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы « Әхлак һәм толерантлыкны үстерү» дигән темага дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты - әхлакны һәм толерантлыкны үстерү. Дәреснең төп бурычы - әхлакый сыйфатларны формалаштыру, изге гамәлләрне кылу омтылышын үстерү, төрле хәлләрне тикшерергә белу.

Дәрес башында балаларга “Әбинең кулоны” дигән видеосюжет карарга тәкъдим ителде, ул Казан шәһәренең балаларга һәм яшьләргә әхлакый тәрбия бирү «Акме» үзәге  белән төшерелгән, видеосюжетта сөйләү бозуы булган балалар өчен 7 нче Казан мәктәп-интернаты укучылары катнашты.

Аннан соң психолог видеосюжет буенча фикер алышу үткәрде, аның максаты хыянәтчелек, дуслык һәм ышаныч, көнчелек төшенчәләре турында фикер алышу. Чарада Тукай муниципаль районының 21 балигъ булмаган балалар актив катнаштылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International