Халык дружиначысына премия бирелде

2018 елның 12 мае, шимбә
Районда бердәм халык дружиналары 2014 елның декабренда оешкан иде. Бүгенге көндә дружинаның составында 134 кеше, һәр авыл җирлегендә берешәр отряд эшли.

Быел дружиначылар 29 профилактик рейдта һәм халык күпләп җыела торган 10 чарада катнашты. Аларның көче белән 5 җинаять ачылды, 200дән артык хокук бозу булдырылмый калды. Җәмәгать тәртибен саклауда Шилнәбаш, Мусабай Завод, Иске Абдул һәм Мәләкәс дружиначылары аерата актив. Шундыйларның берсе – Шилнәбаш авыл җирлегеннән Николай Хлопунов бердәм халык дружиначыларының республика штабы карары нигезендә 20 мең сум премия белән бүләкләнде,

Жәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор,

полиция капитаны Илнур Хәмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International