1 июньдә 9.00 сәгатьтән-13.00 сәгатькә чаклы Казан шәһәре (Павлюхин урамы , 57 нче йорт ) “Татарстан халыклары дуслыгы йортында” балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларны яклауга, опеканың юридик аспектларына һәм балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук ятим балаларга, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга һәм ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасындагы затларга, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләргә, балаларны уллыкка-кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча балаларга хокукый ярдәм көне оештырыла